![Тортлар Тортлар](https://pp.userapi.com/c638531/v638531104/4f445/QNZfYuJso20.jpg)
Шигъри юлларга салынган оригиналь котлаулар гадәттә матур һәм истә кала, күңелләрне. Тазбаш - шәп зат! Татарча котлаулар, мәкальләр, табышмаклар, әдәбият. Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы.
![Туйга Котлаулар Сузлэре Туйга Котлаулар Сузлэре](https://pp.userapi.com/c624730/v624730166/47f39/XeHx_QaWrog.jpg)
![Туйга Котлаулар Сузлэре Туйга Котлаулар Сузлэре](http://www.lepestok.ru/products_pictures/broseb.jpg)
'Күңелле табын' китабы популяр булып киткәч, минем сайтка татарча котлаулар һәм тостлар, бәйрәм табыннары өчен кулланмалар эзләп керүчеләр күбәйде. Махсус бүлек ачсагыз иде дигән үтенечләр дә ешайды. Укучыларымның теләген исәпкә алып, Татарча котлаулар дип аталган кушымта ачарга булдым.
Монда туган көннәр, юбилейлар, туйлар, һәртөрле тантаналар уңаеннан булган котлау сүзләре, шигырьләр, матур теләкләр тупланган. Бәйрәм котлаулары, нигездә, халык иҗаты җәүһәрләреннән, интернеттагы ачык чыганаклардан, төрле китаплардан, ишеткән-күргәннәрдән җыелган. Араларында 'Күңелле табын' китабына кергәннәре, мин язганнары да бар. Кушымта тулылана барыр дип уйлыйм. Аны баетуда сез дә ярдәм итә аласыз. Теләгегез булса, бәйләнешкә керегез һәм үзегездә булган кызыклы тостларны, котлауларны җибәрегез. Бүлекләр исемлеге уң як менюда.
Үзегезгә кирәкле бүлеккә кергәч, сезгә тагы яңа битләр ачылыр. Мәсәлән, 'Юбилейлар' бүлеге 50, 55, 60 һ.б. Яшьлек юбилейларга багышланган сәхифәләргә бүленә. Анда - 50, 55, 60 һ.б яшьлек юбилей котлаулары.
Моны гына үзегез дә беләсездер инде. Бөтен битләрнең исемлеген берьюлы ачарга теләсәгез, менә монда басыгыз - Тагы нәрсә. Әгәр минем 'Күңелле табын' китабын сатып алырга теләсәгез, ул.
Ничава гына китап - котлаулары да, тостлары да, башкасы да кызыклы гына. Бәйрәм табынында бер балкып алырга, бөтен игътибарны үзегезгә җәлеп итәргә телисез икән - пажалыста. Андый ихтыяҗ булмаса, сайт битләреннән генә эзләгез. Анда да саф татарча матур котлаулар күп. Үзегезгә кирәген табарсыз дип ышанам. Татарча котлаулар кушымтасы - сезнең өчен!